Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча өлкәннәр өчен кайнар линия узачак

2023 елның 6 октябре, җомга

Телефон буенча Консультация иртәгә, 6 октябрьдә сәгать 10дан 12гә кадәр булачак.

Өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында Росреестр һәм Роскадастрның Татарстан Республикасы буенча экспертлары өлкән буын вәкилләренә күчемсез милекне рәсмиләштергәндә барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча бушлай консультацияләр бирәчәк.

Шулай итеп, кайнар линиягә шалтыратып, белергә була:

- Күчемсез милекне нәрсә өчен теркәргә кирәк;

- Дача яки гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга;

- Күчемсез милекне мошенниклык эшләреннән ничек сакларга һ. б.

Казанда шалтыратулар 8(843) 255 25 71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында кайнар линияләр телефоннары Татарстан Росреестры сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» — «кайнар линияләр»бүлегендә бастырылган.

Иң популяр сорауларга җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International