Муниципалитет бинасында гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру турында Штаб утырышы булды

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру буенча Штаб эшендә катнашты. Утырыш кысасында агымдагы хәлләр турында фикер алыштылар, тагын бер кат безнең солдатларга социаль ярдәм темасына әйләнеп кайттылар. Залда хәрби хезмәткәрләр үзләре дә бар иде. Форсаттан файдаланып, Анатолий Иванов  камуфляж костюмнарын,  солдат җыелмаларын тапшырды.

Контракт буенча хәрби "Гарик" кушаматлы сугышчыга тантаналы рәвештә "За отвагу" медален дәүләт бүләген тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International