Район башлыгы Анатолий Иванов Политехник көллиятнең педагогик составын бәйрәм белән котлады

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов бүген Мамадыш политехник көллиятендә булды.  Укытучылар көне, Өлкәннәр көне һәм урта техник белем көне - бу көзге бәйрәмнәр. Сүз уңаеннан, соңгыбәйрәм  илебез Президенты Владимир Путин инициативасы белән бер ел элек кенә оештырылды әле.

Раон башлыгы педагогик совны, укытучы һәм тәрбияче ветеранннарны, студентларны бәйрәм белән котлады. Истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Район башлыгы Анатолий Иванов, түбәндәге вакыйга турында социаль челтәрләрдә сөйләгән иде инде. Ул  киләчәккә юллама алган студентлар өчен сөенде. Алар "Азык-төлек программасы" АПК белән килешү төзегәннәр һәм укып бетергәч эшкә урнашу турында борчылмаска мөмкиннәр. Моннан тыш, булачак эш бирүче  аларга стипендия түләп торачак.

Ханов лар һәм Григиннар гаиләләре дә игътибар үзәгендә булды бүген. Алар җәйге каникул вакытнда бөтен нәселләре  кырда хезмәт куйдылар,  әти-әниләре ххәзер дә эштә.

 Тантаналы өлештән соң бәйрәм чәй табыны янныда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International