Мамадыш шәһәре башлыгының Яңа урынбасары сайланды. Бүген Мамадыш шәһәре Советының уналтынчы утырышында катнашучы депутатлар бертавыштан Владислав Захаров кандидатурасы өчен тавыш бирделәр.
Район башлыгы Анатолий Иванов коллегасына уңышлар, шәһәр һәм аның халкы файдасына нәтиҗәле, уңышлы эш теләде.
Владислав Александрович 1987 елның 10 октябрендә Мамадыш шәһәрендә туган. Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлагач, Мамадыш шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы булып эшли.
Югары категорияле педагог. Өйләнгән, ике кыз үстерәләр.