80 мамадышлы тантаналы рәвештә Беренчеләр Хәрәкәте значоклары алды.
Беренчеләр хәрәкәте яңа иҗтимагый-дәүләт балалар-яшьләр оешмасы, аның төп максаты-ил территориясендә балаларны һәм яшьләрне ирекле, инициативалар һәм мөмкинлекләр нигезендә берләштерү.
Бүгенге көндә Мамадыш районында 39 беренчел бүлекчә ачылган. Районның 70тән артык укучысы җәйге кампания чорында Татарстан Республикасында хәрәкәт форумнарында һәм чараларында катнашты.