Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов Бөек Ватан сугышы ветераннарының гаиләләренә ярдәм итү инициативасы белән чыкты. Ул хезмәттәшләренә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ял һәм күңел ачу программасын эшләргә кушты.
Мамадыш районында махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен мастер-класслар үткәрделәр. Әтиләре хезмәт иткәндә, без аларның балаларына ярдәм итәргәтиеш. Бу атнада спортбүлеге, икенчесендә- мәгариф бүлеге, алга таба шулай чиратлаштырып эшләргә кирәк. Эш һәркемгә дә җитәчәк" - диде район җитәкчесе киңәшмәдә.
Актив яшьләр, җирле эшмәкәрләр ярдәме белән шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары өчен беренчеләрдән булуп "СВОбоду творчеству" исеме астында беренче чараны район башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм ММЧ белән эшләү секторы оештырды. "Точка" арт-студиясендә балалар Диләрә Хөснетдинова белән картиналар ясадылар, Арина Левина баллы пряниклар ясарга өйрәтте, инструменталь музыка тыңладылар. Соңыннан бергәләп чәй эчтеләр. Чара ахырында барлык катнашучыларга, ошетыручыларга үзенең рәхмәт сүзләрен район башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә һәм ММЧ белән эшләү секторы мөдире Гөлназ Кадирова җиткерде.