Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастрга эшкә урнашу мәсьәләләре буенча кайнар линия узды. Ведомстволар экспертлары татарстанлыларга ведомстволарда эшкә урнашу шартлары һәм тәртибе, актуаль вакансияләр, шулай ук аларга карата таләпләр турында киңәш бирделәр.
Татарстан Росреестрына эшкә урнашу тәртибе
Дәүләт хезмәтенә керү шартлары һәм тәртибе дәүләт гражданлык хезмәте турында законнарның гомуми принципларына нигезләнгән. Дәүләт хезмәтенә 18 яшькә җиткән, РФ дәүләт телен белгән һәм РФ Дәүләт гражданлык хезмәте турында законында билгеләнгән гражданлык хезмәте вакантлы вазифасына квалификация таләпләренә туры килгән РФ гражданнары керергә хокуклы. Дәүләт хезмәтендә булуның чик яше - 65 яшь.
Тулырак русча вариантта яки ведосмствога шалтыратып белешә аласыз. Тел: (843)255-24-54, 255-24-69,