Россия дә ел саен Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Ксения Давыдова өчен бу көнне ике бәйрәм- ул үзенең 90 яшьлек юбилееынбәйрәм итте. Район җитәкчелеге исеменнән Ксения Петровнаны юбилее белән Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Фидаил Шәйхетдинов котлады. Ул аңа бүләкләр һәм беренче затлардан котлау телеграммалары тапшырды.Ксения ПетровнаЗур Шыя авылында туган, сугыш вакытында һәм аннан соң туган колхозында эшләгән.
Бүгенге көндә Ксения Давыдова бәхетле әни, оныкларының яраткан әбисе булып яши.
Шулай ук агымдагы елның 30 сентябрендә районыбызның Югары Сон авылнда гомер кичерүче Нурсамә Әхмәтшина да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте..
Нурсама Миңнехановнаның ягымлыелмаюы һәм ачык йөрәге артында фаҗигале язмыш яшеренгән. Барлык авырлыкларга карамастан, ул үзендә алга таба яшәргә көч таба.
Ксения Петровна ,Нурсама Миңнехановна, һәр көнегез шатлык, иминлек һәм тынычлык белән узсын!