Нәфис Косметикс компаниясе педагогик тармак хезмәткәрләрен котлау өчен көнкүреш химиясенең 6 мең җыелмасын җибәрде. Гомуми авырлыгы 14 тоннага якын булган җыелмалар Татарстанның Мамадыш, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Саба районнарына, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарына тапшырылды.
Хәйрия акциясе РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский тарафыннан тәкъдим ителгән һәм Укытучылар көненә багышланган.