Район башлыгы Анатолий Иванов махсус хәрби операциядәкатнашучыларга җылы костюмнар тапшырды

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов махсус хәрби операциядә катнашучыларга җылы камуфляж костюмнар ёщм тактик перчаткалар тапшырды. Шулай итеп, муниципалитет безнең солдатларны кырысрак һава шартларына әзерләүдә катнаша. 72 комплект кием мобилизацияләнгәннәргә тапшырылачак.Алар махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткач алачаклар аны. Костюмнарның бер өлешен район 1 октябрьдә гуманитар йөк белән бергә якташларыбызга җибәрә. Сүз уңаеннан, бу көнне Мамадыштан безнең солдатларга ярдәм йөзеннән гуманитарка белән берьюлы 2 машина, поход мунчасы һәм армия ихтыяҗлары өчен "буханка"автомобиле җибәрелә.Техниканы хәрбиләргә десантчылар җәмгыяте  удмуртлар җәмгыяте белән берлектә җибәрәләр.

Җылы киемнәрне алыр алдыннан солдатлар аны киеп карый. Чөнки кием гәүдә дә җайлы утырырыга тиеш. Шулай ук бу киемнәрнең сыйфаты яхшы булырга тиеш. Монысына район җитәкчелеге аеруча зур игътибар бирә.

 Мамадыш районы беренчеләрдән булып СВО башында ук  үзебезнең хәрбиләрне җылы кием белән тәэмин итә башлады. Узган елның ноябрендә район башлыгы Анатолий Иванов шәхсәнүзе Казандагы тренировка полигонына килеп, мобилизацияләнгәннәргә җылы эчке кием, йон носкилар, курткалар белән исемле рюкзаклар тапшырган иде. Шул вакыттан бирле Мамадыш районы, аның җитәкчелеге һәм халкы үзләрен яклаучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итеп торалар. Анатолий Ивановның соңгы йөкләмәсе-хәрби операциядә катнашучыларның, шул исәптән һәлак булган якташларыбызның балаларының ялын оештыру турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International