Мамадышта иң нык, чыдамлы корыч торбалар җитештерә башладылар

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

"Техноком" ТПК ҖЧҖ бүген рәсми рәвештә югары ныклыклы корыч торбалар җитештерү линиясен эшләтеп җибәрде.Цехны ачу тантанасы Мамадышның өч сәнәгать паркының чиратттагысы  - Сельхозтехника  территториясендә узды. Бүген биредә 15 резидент эшчәнлек алып бара.Сәнәгать паркының потенциалы бик зур - салым преференцияләреннән, электрга ташламалы тарифлардан тыш,  монда бик күп буш биналар бар. Район башлыгы Анатолий Иванов  паркны тулысынча тутырырга, әлегә файдасыз мәйданнарны файдаланырга ниятләвен белдерде. Ачылу тантанасында ул Кодрәт Камаловның эшен аерым билгеләп үтте. Мамадыш районының Кытай буенча үз навигаторы барлыгын бик азлар белә - Кодрәт Камалов иң алга киткән илләрнең берсенең сәнәгать тәҗрибәсен өйрәнә, резидентларга җиһазлар китерә, кадрлар әзерләүгә ярдәм итә. Менә бу заводка да Кытайдан кайтарылган  иң яңа , заманча җиһазлар урнаштырылган.

Җәмгыять директоры Наил Мәҗитов цех продукциясенә ихтыяҗ зур дип сөйләде - ул азык-төлек сәнәгатенә, авитөзелешкә, кораблар төзүгә һәм башкаларга кирәк. Җитештерү процессы 7 этаптан тора, ул тулысынча автоматлаштырылган, укыту мөмкинлеге дә каралган.

Торбалар җитештерү өчен чималны Уралдан китерәләр. Станокларда салкын прокатка белән әзерләү тиешле диаметр, калынлык ала, термик эшкәртү уза. Әзер продукция чималдан 10 тапкырга кыйммәтрәк. Предприятие елына 60 тоннага кадәр торба җитештерергә планлаштыра.

Район башлыгы  - яңа 40 эш урыны барлыкка килүне, лаеклы хезмәт хакы каралган булуны ассызыклап үтте. Биредә хезмәт хакы 50меңнән артырга мөмкин.

Тагын бер төп фигура дип Анатолий Иванов Олег Марковскийны атады. Чиләбе өлкәсендә туып-үскән егет туган илендә шундый ук заводта эшләгән. Хәзер аның тәҗрибәсенә Мамадыш мохтаҗ. Журналистлар белән сөйләшүдә "Техноком"  директоры урынбасары аның Мамадышта һөнәри генә түгел, шәхси планнары да булуын таныды - җәй эчендә Марковский шәһәрне бөтен туганнарына күрсәтергә өлгергән дә инде һәм бирегә даими яшәү өчен күчәргә дә әзер.

  Кодрәт Камаловның да мондый уе бар икән, ул, арадашчы гына булудан туктап, Мамадышта үз оешмасын ачу мөмкинлегенә ишарәләде. Казанда яшәүче, Мамадышта розарий төзүче Ромик Полян да туган ягына кайту теләге булуы турында белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International