Мамадышта өлкәннәр көненә багышланган зур ярминкә узды

2023 елның 30 сентябре, шимбә

Бүген Мамадышның үзәк мәйданында яңа сезонның чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде. Сәүдәдә Шәдче һәм Красная Горка икътисади зоналары, балык заводы, фермерлар, эшмәкәрләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары катнашты. Ярминкә ассортименты белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов шәхсән танышты.

Ярминкәдә  районның иҗат коллективлары әзерләгән вокаль номерлар чыгыш ясады. Җырлар астында сәүдә  күңелле бара, шуңа күрә кунаклар таралырга ашыкмый кайберләре концерт карый, икенчеләре танышлары белән аралаша.

Шулай ук мамадышлылар «яхшылык кәрзине»хәйрия акциясендә актив катнаштылар. Махсус палаткада мохтаҗларга үз бакчаларыннан азык-төлек, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр калдырылган иде.

Исегезгә төшерәбез, Мамадыш районында 1-10 октябрьдә Өлкәннәр декадасы уза. Бу вакытта берьюлы берничә акция һәм чаралар үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International