Мамадышта Домолазов урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш шәһәре башкарма комитеты Домолазов урамында афальт-бетон җәю эшләре вакытында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү турында Карар кабул итте. 

Чикләүләр 29 сентябрьдә 6:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Бу вакытта автомобильчеләр өчен Домолазов урамы буенча Толстой урамыннан Гагарин урамына кадәр юл участогы ябылачак. Бу участокка параллель рәвештә Ленин урамы буенча хәрәкәт итәргә мөмкин булачак.

Шәһәр җитәкчелеге вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм барысына да хәерле юллар тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International