Мамадышта Давыдов урамында тротуарны киңәйтәләр

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Мамадышта Давыдов урамында тротуарны киңәйтәләр.Мамадышта «Муниципаль юл фонды» программасы кысаларында якынча 250 метр юл ремонтланачак. Хәзер тротуарны Давыдов урамында 3 метрга кадәр киңәйтү буенча эшләр алып барыла. Ул Заправочная урамыннан алып  Давыдов урамы,  146 йортка кадәр булачак. 

-Торак йортлар үзәк юлдан ерак урнашканга күрә, аларга яхшы керү юлы кирәк иде. Иске тротуарны сүткәннән соң асфальт юл салыначак. Ул җәяүлеләр өчен дә, автомобильчеләр өчен дә уңайлы булачак. Эшләр ике атна эчендә тәмамланачак, - дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Башкарма комитетында.Шәһәр урам-юл челтәренең «муниципаль юл фонды» программасы буенча ремонт эшләре дәвам итә. Агымдагы елда Мамадышта Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларга һәйкәл артында К.Маркс урамына асфальт салуны тәмамлау планлаштырыла. Шулай ук мамадышлылар Карьер урамында асфальт салу эшләре  тәмамлануны көтәләр. Бу юлларда эшләр тәмамлангач, җәмәгать транспорты хәрәкәте маршруты да  артачак дип көтелә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International