Зур Росреестр командасына ничек эшкә урнашырга?

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

29 сентябрьдә сәгать 10нан  алып 12 сәгатькә кадәр “Кадрлар потенциалы” ае кысаларында, Росреестр һәм Роскадастр Татарстан Республикасы буенча эшкә урнашу тәртибе турында кайнар линия үткәрәчәк. Чара Росреестрның 15 еллыгына багышланган. Ведомство белгечләре ачык вакансияләр, эш эзләүчеләргә таләпләр һәм эш шартлары турында сөйләячәк. Бу һәм башка сорауларны татарстанлылар 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак. Иң популяр сорауларга җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак. Росреестрның - төп функцияләре:

күчемсез мөлкәтне исәпкә алуның һәм теркәүнең бердәм дәүләт системасын тәэмин итү;

- дәүләт җир һәм дәүләт геодезия күзәтчелеген гамәлгә ашыру;

- арбитраж идарәчеләр, үз-үзен җайга салучы оешмалар һәм арбитраж идарәчеләр эшчәнлегенә күзәтчелек.

"Роскадастр" ППК - Росреестрга буйсынучы компания, ул күчемсез милек өлкәсендә дәүләт хезмәтләренең тулы бер спектрын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International