Мамадыш районының 6 ишегалды «Безнең ишегалды» проекты кысаларында төзекләндерелде

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Мамадышта «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы буенча ремонт эшләре төгәлләнде. Программа кысаларында өч ел эчендә Мамадыш районында 185 млн. сумлык 39 ишегалды төзекләндерелгән. Агымдагы елда районның 6 күп катлы йортында ишегалларын һәм якын-тирә территорияләрне асфальтлау, яктырту урнаштыру, яңа кече архитектура формаларын һәм балалар мәйданчыклары элементларын урнаштыру эшләре башкарыла. «Мамадыш» совхозы поселогында өч ишегалды территориясе яңартылган, Зверосовхоз бистәсендә бер ишегалды һәм тагын ике ишегалды Мамадыш шәһәрендә төзекләндерелгән.

 Шәһәребез халкыбу үзгәрешләрне хуплый. Чөнки йорт янындагы уен мәйданчыклары балалары булган гаиләләр өчен бик кирәкле уен урыннары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International