«Обними меня!» ("Мине кочакла!") китабы мотивлары буенча ясалган анимация тасмасы ТР шәһәрләре парк һәм скверларында ачык җәйге кино күрсәтүдә катнашты.
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты, Фил баласы һәм аның әнисе турындагы «Обними меня!» әкияте мотивлары буенча ясалган үзенең мультфильмын,Татаркино ярдәме белән, ТР шәһәрләре парк һәм скверларында ачык җәйге кинотеатрларда 63 тапкыр күрсәтте.
Анимация тасмасының төп геройлары балалар сөт ризыклары бренды персонажлары Обнимама фил һәм Обнимашка фил баласы.
Кичке күрсәтүләр җәй буе ачык һавада уздырылды. Төп фильмның һәр сеансы алдыннан тамашачылар Обнимашка һәм аның дуслары белән булган маҗараларны карый алдылар. Күрсәтүләр Казан, Яшел Үзән, Буа, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Менделеевск, Минзәлә, Мамадыш, Зәй, Лениногорск, Азнакай, Тәтеш шәһәрләрендә һәм республика районнарында узды.
2023 елның июлендә әлеге маҗараның татарча варианты чыккан иде. Ул хәзер "Шаян" ТВ каналында күрсәтелә.