Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хәбәр итә

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә терлекчелек калдыклары (биологик калдыклар) белән эш итү өлкәсендә закон таләпләрен үтәү тикшерелде.

Татарстан Республикасының 15 муниципаль районында биологик калдыкларны утильләштерү объектлары закон таләпләренә туры килми. Муниципаль берәмлекләрдә урнашкан терлекләрне күмү  урыннарында (биотермик чокырларда)  коймалар өлешчә зыян күргән, шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән объектлар территориясенә кешеләр һәм хайваннарның керү мөмкинлеге барлыкка килгән.

Закон бозу очраклары ачыклануга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары адресына биологик калдыкларны утильләштерү объектларын закон таләпләренә туры китерү буенча  представлениеләр җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International