Мамадышта юл программасы кысаларында балалар бакчасы парковкасын зурайттылар.

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

«Муниципаль юл фонды» программасы кысаларында Мамадыш шәһәрендә «Ләйсән» балалар бакчасы янындагы машиналар кую урырын  киңәйттеләр. Мәйданны ике тапкырга диярлек арттырдылар.

- Балалар бакчасы янында парковка бар иде инде. Әмма йөз бала тәрбияләнүче балалар бакчасы өчен  ул кечкенә иде.  Хәзер монда уңайлырак һәм куркынычсызрак, - ди мәгариф учреждениесе җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина.

Шулай ук программа кысаларында агымдагы елда шәһәрдә «Пятерочка» һәм «Светофор» кибете каршында машина кую урыннары төзекләндерелде, 2 нче лицей янында Текстиль урамы буйлап автомобиль кую урыны киңәйтелгән, Давыдовның урамы буенча «Изге нур» мәчете янында керү һәм туктап тору урыны җиһазландырылган, православие зиратына илтүче юлның асфальт түшәмәсе төзелгән һәм автостоянка киңәйтелгән.

Шәһәр башкарма комитетында билгеләп үткәнчә, алда шәһәрне тагын да уңайлырак һәм матуррак итәчәк эшләр әле күп. Алар турында безнең матбугат хезмәте алдагы материалларда сөйли.

Шәһәрнең урам-юл челтәрен ремонтлауга 33 миллион сумга якын акча каралган. Юл эшләренең гомуми мәйданы 1614 метр тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, республикада «Муниципаль юл фонды» программасы 2014 елның 1 гыйнварында старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International