Мамадыш районы башкарма комитеты шәһәр һәм район халкын 30 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыра. Аны Шадчинск һәм Красногорск икътисади зоналары үткәрәчәк. Мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары фермер һәм шәхси хуҗалыклар, җирле предприятиеләр продукциясен сатып ала алачак.
Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 16 сентябрьдә эшли башлады һәм март уртасына кадәр ике атнага бер тапкыр үткәреләчәк. Ассортимент халык ихтыяҗларын исәпкә алып төзеләчәк.
Ярминкә бу атнада өлкәннәр көне кысаларында узачак. "Яхшылык кәрзине " оештырылачак, анда шәһәр халкы һәм сәүдәдә катнашучылар аз керемле өлкән яшьтәге кешеләр өчен азык-төлек, өй эшләнмәләре, яшелчә һәм җиләк-җимеш китерә алачак. Шулай ук ярминкәдә тәмле уха һәм камыр ризыклары, кайнар чәй белән сыйлана алачаклар. Беренче тапкыр сәүдәдә пычак һәм кайчы үткенләү буенча оста катнашачак.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең графигы белән районның рәсми сайтында танышырга мөмкин.