Район башлыгы Анатолий Иванов ДНРдан өенә кайткан хәрби хезмәткәр белән очрашты

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов ДНРдан ялга кайткан хәрби хезмәткәр белән очрашты. Түбән Козгынчы авылы егете төнлә генә кайтса да, иртүк Мамадышка килде, район башлыгы белән очрашты. Шәхсән район башлыгына, районыбыз халкына сугышчан дуслары исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук аңа содат наборы, матди ярдәм бирелде.

 Махсус хәрби операциягә кадәр Рафа ( бу аның хәрби кушаматы) эретеп ябыштыручы булып эшләгән, ә анда ул үзен медбрат дип саный.Күп кенә сугышчыларны сугыш кырынннан алып чыккан. Күптән түгел аларның машинасына снаряд эләкккән. 

- Машина шартлады, безгә техника бик кирәкдип, үзенең гозерен тапшырды ул район башлыгына. Үз чиратында район башлыгы бу сорауны уңай хәл итәргә тырышачакбыздип ышандырды. Гумантар ярдәм өчен ул үзенең аерым рәхмәтләрен тапшырды. 

Исегезгә төшерәбез, алдагы көннәрдә Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм белән тагын бер машина китәчәк. Монда шулай ук исемле посылкалар да булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International