«havaФест» иртәнге һава шарларында очу һава торшына бәйле рәвештә туктатылып тору турында хәбәр итә.

2023 елның 22 сентябре, җомга

Хөрмәтле мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары!Сезгә «havaФест»шарлар фестивале кысаларында иртәнге очышны гамәлдән чыгару турында хәбәр итәбез. Пилот составының планнарына һава торышы төзәтмәләр кертә, аның шартларын җентекләп анализлаганнан соң, шул исәптән, шар-зондны җибәргәннән соң, оештыручылар аэростатларны күккә күтәрмәскә карар итте.

- Безнең өчен очышлар саны түгел, ә аларның сыйфаты мөһим. Фаразларга каршы, җил параметрлары безгә матур, куркынычсыз һәм озын очыш ясарга мөмкинлек бирми. Фестивальнең пассажирлары һәм тамашачылары мондый карарны аңлап кабул итәрләр дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтте очышлар җитәкчесе Эмиль Гилаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International