Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2023 елның августында өлешле төзелештә катнашу шартнамәләре саны 2,5 меңгә якын тәшкил иткән, бу июль күрсәткечләреннән 34 процентка артык. Узган елның августына караганда, теркәлгән өлешле төзелештә катнашу саны 2,3 тапкырга арткан (1090 нан 2490 га кадәр).
«Әгәр быелның башында өлешле катнашу шартнамәләренең айлык саны уртача 1,5 меңнән артмаган булса, җәйге айлардан башлап шактый үсеш күзәтелә: июнь һәм июль айларында якынча 2 мең килешү теркәлгән, августта - инде 2,5 мең тирәсе», - дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Барлыгы Татарстан Росреестры тарафыннан агымдагы елның 8 аенда 13 меңнән артык өлешле төзелештә катнашу теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырырлык. Шул ук вакытта шартнамәләрнең 90% эскроу счетларын файдаланып теркәлә.
#Суварстроит маркетинг һәм сатулар буенча директор урынбасары Эльвира Галәветдинова:
«Росреестрның актуаль мәгълүматлары төбәктә күчемсез милеккә кызыксынуның артуын күрсәтә. Без шулай ук җәйге айларда ДДУ санының артуын теркәдек. Безнең статистика буенча август аенда гаилә ипотекасы өлеше 36% тәшкил итте, дәүләт ярдәме - 53%, ә ИТ-ипотека өлеше 11% ка кадәр артты. Моннан тыш, күп гражданнар инфляция куркынычлары аркасында үз акчаларын күчемсез милеккә инвестицияләүне өстен күрә».
Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектлар кысаларында РФ Хөкүмәте кешеләрне уңайлы торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән зур чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Төп гамәлгә ашыру инструменты - ташламалы ипотека программалары. Хәзер Россиядә берничә шундый программа гамәлдә. Иң популяр булганнары яңа төзелештә фатир сатып алуга яки йортны төзүгә юнәлтелгән.