Мамадыш волонтеры Гөлчәчәк Нургалиева махсус хәрби оперциядә катнашучыларга май, суган һәм балавыз нигезендә дәвалау үзлегенә ия булган кремнар ясый. Рецептны аңа Минзәләдәге коллегасы тәкъдим иткән.
- Минзәлә солдатлары мондый мазьны банкалар белән алып китәләр икән, ул тирене бик яхшы дымландыра, ир - атларыбызга уңайсызлык тудыра торган җәрәхәтләрдән, яралардан, сөялләрдән булыша, - дип сөйләде Гөлчәчәк Нургалиева.
Берьюлы Гөлчәчәк Нургалиева һәркайсында 30 граммлы 20 крем тюбигы ясаган. Азрак, ләкин аны кесәгә салып та йөреп була. Бер проблема, - чын, сыйфатлы балавыз табу авыррак. Әмма волонтер үз идеясеннән баш тартырга җыенмый.
Хәзер Мамадыш активисты, шәһәрнең 1 нче мәктәбенең 8 "А" сыйныф җитәкчесе волонтерлыкка балаларны да җәлеп итүен дәвам итә. Өйдә улы белән, мәктәптә укучылар белән бергә ул коры душ, шәмнәр ясый һәм безнең хәрбиләр өчен маскалы халатлар тегә.