Мамадыш районында Почаев Алла Анасы иконасы гыйбадәтханәсе төзелеше тәмамланды. Ул башка гыйбадәт йорты - Михайло-Архангел чиркәве тирәсендә урнашкан. Төзелеш инициаторы, баш меценат һәм барлык төзелеш процессларында турыдан - туры катнашучы хәрби пенсинер Владимир Холкин.
Владимир Иванович Холкин Донбасс пролетариаты исемендәге Ворошиловград югары хәрби авиация штурманы училищесын тәмамлый, Казан авиация заводында штурман-сынаучы булып эшли.