Мамадышта сайлау процессына багышланган интеллектуаль уен узды. "Квантум" балалар техник иҗаты үзәгендә шәһәр һәм Красногорка мәктәпләреннән активистлар җыелды.Сораулар белән берничә раунд сайлау хокукына гына түгел, ә Россия тарихына да кагылган. Җавап вариантлары белән сораулардан тыш, югары сыйныф укучыларына ситуацияле мәсьәләләрне хәл итәргә тәкъдим итәләр, мәсәлән, аларга сайлау көнендә балигъ булган, әмма сайлаучылар исемлегендә булмаган кешенең сайлау хокукы бармы дигән сорауга җавап бирергә туры килде.
Мамадышта китап кибете ачылсын иде, дигән теләкләрен белдерделәр активист укучылар. Әгәр тагын берәр төрле һөнәри уку йорты ачылса, Мамадыштан китмәс идек, диләр алар.