Татарстанда пилотсыз очкычлар кулланып җирләрне аэрофотога төшерәләр

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Росреестры тарафыннан 1800 гектар мәйданда 14 мең җир кишәрлеге төшерелгән.

Очышлар республиканың Казан, Биектау, Яшел Үзән, Югары Ослан, Питрәч, Алексеевск, Чистай, Мамадыш районнары өстеннән үткәрелде. Барлыгы 2023 елда 72 очыш булган.

Аэрфотосурәтләр нәтиҗәләре буенча, Бердәм электрон картография нигезен тутыру, җир законнарын бозуларны ачыклау, шулай ук реестрлы хаталарны төзәтү өчен кулланыла торган ортофотопланнар әзерләнәчәк. Татарстан Росреестрында хәбәр итүләренчә, 40 минутка якын дәвам иткән бер очыш өчен пилотсыз очу аппараты 1,5 меңнән артык югары сыйфатлы фоторәсемнәр төшерә. Эшкәртүдән соң алар пространстволы мәгълүматлар федераль фондына (ФФПД) тапшырыла һәм барлык кызыксынучы затларга да мөмкин була башлый.

«Заманча дистанцион технологияләрне куллану җир кишәрлекләрен тикшерүнең традицион ысулларыннан күпкә нәтиҗәлерәк, чөнки  зур территорияләрне тикшерергә генә түгел, ә контроль - керү чикләнгән яки бөтенләй булмаган җир кишәрлекләренә карата күзәтчелек чаралары үткәрергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта җир законнарын бозуларны ачыклау ике мәртәбә арта.», дип аңлатты Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Лунегов.

Ел ахырына кадәр Татарстанның Росреестры тарафыннан тагын 400 гектар җирне тикшерү планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International