Яшел борчак турында белмәгән кеше юктыр инде. Ә менә файдасы һәм зыяны турында бар кеше дә белеп бетермидер әле.
Бөер, сидек юлларындагы ташны куу өчен борчакның чәчәк аткан вакытта җыелган яфрагын кулланалар. 1 аш кашыгы үләнгә 1 стакан кайнар су коеп, 10 минут кайнаталар. Ярты сәгать төнәткәннән соң, сөзеп суыталар. Төнәтмәне көненә 3-4 мәртәбә 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы - 2-3 атна.
Экзема, үлекле ярага пешкән борчакны изеп ягарга кирәк. Дәвалау тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен, 1 аш кашыгы борчак пюрасына 1 чәй кашыгы күпертелгән йомырка агы өстәргә мөмкин.
Яшел борчакның калориялелеге 100 грамм продуктка 73 ккал тәшкил итә.
Яшел борчакның төп файдалы үзлеге-югары сыйфатлы, үз үзлекләре буенча ит продуктлары аксымына якын булган җиңел үзләштерелә торган аксым булуы. Продуктта берничә алыштыргысыз аминокислота, минераль матдәләр, В төркеме витаминнары бар, бигрәк тә борчакта нерв системасының нормаль эшләве өчен җавап бирүче һәм алмашу процессында катнашучы В1, В6 һәм В9 витаминнары күп. Яңа бөртекләрдә холестерин юк диярлек, аларның составы майлар һәм натрий , шулай ук марганец, магний, бакыр, фосфор белән баетылган.
Яңа җыелган яшел борчак-тиз бозыла торган продукт, ул кыска вакыт эчендә генә өлгергәннән соң җыярга кирәк, борчаклар сокларын н югалтырга өлгермәсен өчен тиз кулланырга кирәк.
Суыткычтагы яңа яшел борчакның файдалы үзлекләрен 10-12 көннән соң кими, шуңа күрә шул вакыт эчендә кулланырга тырышыгыз. Борчакны катырып саклаганда файдалы үзлекләре югалмый.
Борчакны балалар аеруча яраталар. Бу конфетка һәм камыр ризыкларына караганда сәламәтлек өчен күпкә файдалы продукт:
- аппетитны яхшырта;
- игътибарны яхшырак тупларга ярдәм итә;
- йөрәк мускулларының нормаль эшләвен стимуллаштыра;
- сөяк системасын һәм тешләрне ныгыта.
Борчакны 2 яшьтән үк баланың рационына кертергә мөмкин, шул ук вакытта аны сөт продуктлары белән бергә кушарга ярамый.
Өлкәннәр өчен
Олы яшьтәге кешеләр өчен бөртекләрнең файдасы да бәяләп бетергесез, чөнки файдалы үзлекләр арасында антисклеротик, метаболитик һәм кан басымын нормальләштерүче эффекты да бар. Борчак культурасын куллану йөрәк эшчәнлеген стимуллаштыра һәм иммунитетны ныгыта. Шулай ук борчак картаю процессын акрынайта һәм мускулларның тонусын торгыза.
Борчактагы җиңел үзләштерелә торган аксым ашказанында һәм эчәклектә авырлык калдырмый, шуңа күрә бала имезүче һәм йөкле ханымнарга да кулланырга була. Фолий кислотасы һәм майлы Омега кислоталары яралгының дөрес үсешен тәэмин итә. Ләкин ана табиб киңәше буенча куллану мөһим.
Яңа борчак шактый калорияле, әмма ул тиз үзләштерелә, ә составындагы цинк организмда метаболитик процессларны тизләтүне стимуллаштыра. Шуңа күрә организм кирәкле энергия ала, ә калорияләр тиз югала. Көнгә яңа борчакның аз дозасы авырлыкны нормальләштерүгә ярдәм итәчәк.
Борчак-икенче типтагы диабет белән авыручы кешеләрнең рационында булырга тиешле продукт. Кан тамырларын чистартырга һәм ныгытуга ярдәм итә, шулай ук глюкоза дәрәҗәсенең кискен артуын булдырмаска ярдәм итә.
Ашказаны асты бизе авыруыннан интегүчеләргә яңа җыеп алынган борчак кына кулланырга мөмкин.
Орлык составындагы азык җепселләре ашказаны-эчәк системасының нормаль эшләвенә ярдәм итә. Шул ук вакытта ризыкны тиз эшкәртү өчен көннең беренче яртысында куллану киңәш ителә.
Яшел борчакның зыяны турында да әйтеп үтик:
Яшел борчак, барлык тпродуктлар кебек үк аллергик реакцияләр барлыкка китерергә мөмкин, артык кулланганда ашказанында авырлык һәм метеоризм китереп чыгара.
Ризыкны кулланырга ярамый торган кешеләрнең билгеле бер төркемнәре бар: бөерләрдә таш,булганда, подагра, метеоризм һәм эчәк авыруларыннан интегүчеләр. Ашказаны яки эчәклекнең лайлалы тышчалары ялкынсынып китсә, органнарда авыртуны булдырмас өчен, продуктны рационнан чыгарырга кирәк. Һәрхәлдә, алтын урталык кагыйдәсен үтәргә һәм һәрнәрсәдә уртача булырга кирәк. Бу потенциаль сәламәтлек проблемаларын гына түгел, ә артык чыгымнарны да булдырмаска мөмкинлек бирә.