Мамадыштан яшь программистлар республика конкурсында җиңүчеләр булдылар

2023 елның 2 июне, җомга

ИТ-паркта «Дай 5» технологик эшкуарлык буенча республика конкурсына йомгак ясалды, анда Айрат Хәйруллин — ТР цифрлаштыру министры, Илсур Һадиуллин — ТР Мәгариф һәм фән министры иң яхшы катнашучыларны бүләкләделәр.

Конкурс ярты ел дәвам итә, шуның өчен:

• 1066 мобиль кушымта булдырылган

• ТР мәктәпләрендә 50 укытучы белем алган

• республиканың 31 муниципаль районыннан 722 укучы катнашты

Иң яхшы 50 кушымтаны төзүчеләр дипломнар, ноутбуклар һәм «Байтик»лагерына юлламалар белән бүләкләнделәр.

Безнең районнан җиңүчеләр булып Әдилә Мәүзүтова (чәчәкләр китерү өчен кушымта төзеде), Әнвәр Шәфиев (азык-төлек китерү өчен кушымта төзеде) танылды.

Егетләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International