Мамадыш шәһәр зиратларында массакүләм өмәләр узды

2023 елның 28 апреле, җомга

Бу атнада православие һәм мөселман зиратларында өмәләр узды. Территорияне җыештыруга шәһәр халкы, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләре, шулай ук барлык битараф булмаган кешеләр чыкты.

Өмәдә катнашучылар тирә-якны коры үләннән, яфраклардан, үсентеләрдән, көнкүреш чүп-чарыннан чистарттылар, иске агачларны һәм куакларны кисеп алдылар, территорияне чүпләрдән арындырдылар..

Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты шәһәр зиратларын җыештыру һәм төзекләндерү буенча белдерүгә битараф калмаган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International