Спартакиада кысаларында хатын-кызлар волейболы буенча шәһәр предприятиеләре, оешмалары, бюджет учреждениеләре арасында ярышлар тәмамланды.

2023 елның 28 апреле, җомга

Спартакиада кысаларында хатын-кызлар волейболы буенча шәһәр предприятиеләре, оешмалары, бюджет учреждениеләре арасында ярышлар тәмамланды.

Анда 10 дан артык команда катнашты. Шуларның дүртесе “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексында җиңүче, призер исемен дәгъва кылды. Һәр уенны командалар гына түгел, җанатарлар да киеренкелектә тотты. Өченче урын өчен көрәштә коррекцион мәктәп-интернат һәм Түбән Ушма авылы волейболчылары очрашты, алар матч нәтиҗәләре буенча турнирда өченче урынны яуладылар. Ә финалда әлеге спорт төре буенча предприятие, шәһәр оешмалары арасында район башкарма комитеты һәм район үзәк хастаханәсе командалары арасында иң көчле ике коллектив очрашты. Һәр команда үзенең матур уены белән финалга юкка гына үтмәгәнлеген исбатлады. Икесенә дә беренчелекне  яулау өчен җитди чыгыш ясарга туры килде. Турнир нәтиҗәләре буенча башкарма комитет командасы бик кискен көрәштә район үзәк хастаханәсе волейболчыларын финалда җиңеп чыкты

. Шулай ук иң яхшы уенчылар билгеләп үтелде. Алар - Лилия Сәмигуллина (ЦРБ), Айсылу Кузьмина (башкарма комитет) һәм Гөлфия Салихова (Түбән Ушма авылы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International