Идел буе федераль округында хәрби-патриотик тәрбия

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдә Чишмә районында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия оборона министрының беренче урынбасары Руслан Цаликов Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында булдылар. Биредә 10нчы сыйныф укучылары һәм республиканың хәрби-патриотик клублары тәрбияләнүчеләре уку-күнекмәләр җыеннары уза.

2022 елның июненнән Патриот паркы территориясендә Авангард уку-методик үзәге эшли, анда Строй, ут һәм парашют әзерлеге, ату, патриотик чаралар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашулар үткәрелә. Паркта шулай ук «Геройлар ярышы»маршруты оештырылган.

Игорь Комаров, Руслан Цаликов һәм Радий Хәбиров уку биналарын, тренировка зоналарын, төзелә торган объектларны карап чыктылар һәм уку – патриотик сменаларның берсендә катнашучы укучылар белән аралаштылар. 

25 майга кадәр төзүчеләр балалар өчен ике торак модулен тапшырачак. Һәм шул чакта "Авангард " үзәгендәге һәр сменада 300 курсант кабул итә алачакбыз. Шуңа күрә безгә Русия Оборона министрлыгыннан балаларны укыту буенча методик тәкъдимнәр алу мөһим, - диде Радий Хәбиров..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International