Казан Ратушасында «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе»конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр. Конкурска 170 гариза килгән. Быелдан гомуми приз фонды артты һәм 73 млн сум тәшкил итте. Бу акчалар 120 җиңүче арасында бүленә, грантлар күләме 160 мең сумнан 1 млн сумга кадәр.
Конкурста катнашучылар өч төркемдә ярыштылар: Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округлары, 60 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләр һәм 60 меңнән азрак кеше яшәгән шәһәр торак пунктлары.
Мамадыш шәһәренең «Прибрежный» ТОСы Ленуза Мансурова җитәкчелегендә конкурста җиңүче булды һәм 1 млн сум күләмендә грант алды. Гөлсинә Гәрәева җитәкләгән «Северный» ТОСы республикада 5 нче урынга чыкты һәм 200 мең сум күләмендә грант иясе булды.
Бүләкләү алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары– Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Рәисеннән һәм шәхсән үз исеменнән җиңүчеләрне котлады һәм ТОСның барлык активистларына үз территорияләрен үстерүгә, җирле гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
"ТОСы бүген - әһәмиятле иҗтимагый көчләрнең берсе, ул безнең шәһәрләрнең, урамнарның һәм ишегалларының тышкы кыяфәте белән бәйле үзгәртеп коруларны башлап җибәрүче һәм турыдан-туры башкаручы булып тора. Үзенең эшчәнлеге елларында ТОСлар җирле социаль активлык һәм инициатива үзәкләренә әверелә. Моннан тыш, алар хакимият органнарының таянычы һәм республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруда аларның ярдәме булып тора», - дип билгеләп үтте министр.
Исегезгә төшерәбез, конкурс «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе ярдәме белән 2015 елдан башлап үткәрелә.