Бүген «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм МКДЦ вәкилләре хастаханәнең хезмәт коллективы белән очрашты

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм МКДЦ вәкилләре хастаханәнең хезмәт коллективы белән очрашты.

бүген Мамадыш хастаханәсе составына яңа баш табиб Гарипов Руслан Заһит улы тәкъдим ителде.

Тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Абашев Әлмир Рәшид улы күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Хаҗиев Дамир Фаяз улына зур рәхмәт белдерде, шуннан соң хастаханәнең яңа җитәкчесе Руслан Заһир улы белән таныштырды.Аннары Төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры Хәйруллин Рөстәм Наилевич чыгыш ясады.

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Иванов Анатолий Петрович үзенең чыгышында Мамадыш хастаханәсе һәм район үсешенең киләчәктәге перспективалары турында сөйләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International