Татарстан Росреестры: дачниклар өчен яңа кагыйдәләр турында

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Бу атнада Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе берничә тематик чара үткәрәчәк, алар барышында дачниклар бакчачылык  ширкәтләрендә урнашкан күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча бушлай консультация ала алачак.

18 һәм 20 апрельдә 8 сәг.- 12 сәг. аралыгында Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 адресы буенча (подъезд  7)  консультация узачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында ведомство белгечләренә алдан язылу каралган

19 апрельдә 14 сәгатьтә ВКонтакте социаль челтәрендә туры эфир. Трансляциягә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең ВКонтактедагы рәсми төркемендә кушылырга мөмкин булачак https://vk.com/rosreestr16" Кама аръягы бакчалары «иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков туры эфир үткәрәчәк. Үз сорауларыгызны Татарстан Росреестры экспертларына хәзер үк  мессенджерга җибәрә аласыз.

20 апрельдә сәгать 13тән 15кә кадәр – 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча кайнар линия. Килгән сорауларга Татарстан Росреестры һәм Роскадастрның Татарстан Республикасы буенча филиалы экспертлары җавап бирәчәк. Дачниклар кадастр исәбенә, күчемсез милекне теркәүгә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бирә алачак. Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында кайнар линия телефоннары белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International