Россия ветераннарына ярдәм итү өчен "Кызыл канәфер" ярдәм акциясенә кушылыгыз

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Россия ветераннарына ярдәм итү өчен  ел саен уздырыла торган  "Кызыл канәфер" ярдәм акциясенә кушылырга чакырабыз сезне. Акция  ел саен май- июнь айларында уздырыла.Акциягә ярдәм итү бик гади, моның өчен бары тик Россия буйлап сибелгән кибет челтәрләреннән һәм шулай ук, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең шәһәрдәге активистларыннан урамнарда кызыл канәфер чәчәге формасындагы значок сатып алырга кирәк.  Җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, башка хәрби операцияләрдә катнашучыларга ярдәм итү өчен тотылачак.

 Фондның әлеге башкарылган эш буенча хисабы рәсми сайтта  памятьпоколений.рф да ай саен урнаштырылып барылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International