"Ә ит юк иде, аны күршеләрдән дә сатып алабыз». Мамадыш районында беренче авыл ярминкәсе уздырылды.

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Мамадыш районында авылда ярминкәләр уздыру планлаштырыла. Табигый һәм арзан продукция кирәклеге турында авыл халкы үзе сорады. Җитәкчелек бу үтенечне канәгатьләндерү максатында   районның иң зур торак пунктларының берсендә -  1190 кеше яши торган Шәдче авыл җирлегендә беренче авыл ярминкәсен оештырды.  

- Ярминкә шәһәр халкы өчен дип уйлыйбыз без. Ә бит бер ит һәм сөт белән генә тормыйсың, Вятка балыгыннан да авыз итәсе килә.  Ә пенсионерларның Мамадыштагы фирма кибетендә йөрү мөмкинлеге юк, ярминкәләрдә бәяләр дә арзанрак.  Балык заводына аерым рәхмәт әйтәсем килә, консерваларга һәм балыкка бәяләр махсус киметелде, - дип сөйләде җирлек башлыгы Валерий Шрыков.

Ул, территория җитәкчесе буларак, төп оештыру мәсьәләләрен үз өстенә алды-шәһәр ярминкәсендә катнашучы барлык эшмәкәрләргә шәхсән шалтыратты, үзәк базардан сатучыларны кушылырга күндерде, чөнки авыл халкы сезонлы аяк киеме һәм кием сорады, мәдәни өлеш турында кайгыртты, ә аннан соң барлык авыл чатларында ярминкәгә чакырулар турында игъланнар  куеп чыгуны оештырды..

- Дөресен генә әйткәндә, мин мондый масштабка өметләнмәдем. Якшәмбе көнне ярминкәгә Мамадыш, Әтнә, Казан, Кукмара, Биек Тау, Вятка Аланы эшкуарлары килде, җирле фермерлар чыкты. Мин аларны үзхебезгә чакырдым, Күпләр ярминкәдән соң аны яңадан оештыруны сорадылар һәм киләсе атнада шәһәрдәгедән күбрәк сатканнарын әйттеләр. Бәлки, май бәйрәмнәре алдыннан ярминкәне тагын уздырырбыз, - дип планлаштыра Валерий Шрыков.

Район Советында һәм Башкарма комитетында җирлек башлыкларына мондый ярминкәләр уздырып карауны инде тәкъдим иттеләр. 

- Мамадыш өчен шатланабыз, әмма авыл халкы турында да онытмагыз, Зинһар, алар да яхшы һәм арзан продукциягә мохтаҗ. Айга бер тапкыр булса да авылларда ярминкәләр үткәрсәгез, без бик шат булыр идек, - дип язган район башлыгына аның виртуаль дуслары.

Сүз уңаенда, авыл ярминкәләре - традицияләргә кайту. Сугыш алдыннан районда Вахит һәм Усали базарлары популяр булган. Акча булмаган һәм авыл халкы еш кына бер товарны икенче товар белән алмашкан. Сүз уңаеннан, Шадчи ярминкәсендә ит, сөт, йомырка юк иде. Чөнки аны күршедән дә сатып алырга була.  

- Ярминкәгә ашлык алып килдем. Миңа барысы да бик ошады-барысын да саттым, бензинга да экономия булды, - дип сөйләде Вахит авыллыннан килгән шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы Илдар Хөснуллин.

Ярминкә соңгысы булмас, - ди В.Шрыков.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International