14 апрельдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр һәм 15 апрельдә 08:00 сәгатьтән 10: 00 сәгатькә кадәр Мамадыш районы ЦЗН ГКУда эш эзләүче яки эшне алыштырырга теләүче гражданнар өчен Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак.
Чарада «Мамадыш сәнәгать комбинаты» ҖЧҖ, «Родные места» компанияләр төркеме вәкилләре, шулай ук «Вятка» сәнәгать паркы мәйданчыгында урнашкан оешма вәкилләре катнашачак: «ТИС» ҖЧҖ, «Мекра» ҖЧҖ, «Экспедишн» ҖЧҖ, «Реком» ҖЧҖ һәм «Ясат»ҖЧҖ.
Ярминкәгә килүчеләр буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, эш бирүче белән аралаша һәм эш шартлары турында фикер алыша, беренчел әңгәмә уза алачак. Шулай ук белгечләр эшкә урнаштыру, һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, хезмәт һәм мәшгульлек турында законнар һәм мәшгульлек хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган башка хезмәтләр мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәләр.
Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.
Чара Мамадыш ш., М. Җәлил ур., 12 адресы буенча узачак
Белешмәләр өчен Телефон: (85563) 3-35-57