Район мәдәният йортында «Без бергә»Республика балалар халык иҗаты сәнгать фестиваленең зона этабы узды.

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

«Без бергә»Республика балалар халык иҗаты сәнгать фестивале  халык иҗаты һәм балалар фольклоры бәйрәме. Конкурс тугыз номинация буенча үткәрелә: халык вокалыннан алып мода театрына кадәр бар монда.

Фестивальдә Кукмара, Балтач, Теләче, Саба, Әтнә, Мамадыш һәм Менделеевск районнарының гомуми белем бирү оешмалары, өстәмә белем бирү оешмалары укучылары катнашты.

Халык иҗаты өлкәсендә 7 әйдәп баручы белгечләрдән торган жюри коллегиясен «Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасы» берлеге рәисе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Нури Мостафаев җитәкләде.

Иң яхшы чыгыш ясаган катнашучылар Казанга гала-концертка чакырылачак. Бәйрәм май ахырында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International