1 апрельдә Татарстан Республикасында шәһәр һәм муниципаль район территорияләрен чистарту буенча традицион санитар-экологик икеайлык башланды

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

1 апрельдә Татарстан Республикасында шәһәр һәм муниципаль район территорияләрен чистарту буенча традицион санитар-экологик икеайлык башланды.

2 ай эчендә шәһәр урамнарын кыш дәвамында тупланган чүп-чардан һәм пычрактан чистарту, ишегалды территорияләрен, юлларны, биналар һәм торак йортлар фасадларын, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Гадәттәгечә, эшләрнең төп өлеше ТКУ хезмәткәрләре көче белән башкарылачак. Әмма шәһәрне җыештыруда ел саен мамадышлылар үзләре, шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәт коллективлары да актив катнаша. Шәһәр паркларына һәм скверларына, урамнар буендагы яшел зоналарга аерым игътибар биреләчәк. Өмәләр районның барлык авыл җирлекләрендә дә узачак.

5 апрельдә Мамадышта гомумшәһәр өмәсе узачак. Шәһәребезне чистарту безнең бурычыбыз. Матурлык  һәм чисталык үзебез өчен бит. Эшләр 13: 00 сәгатьтә башланачак. Шәһәрнең барлык предприятиеләре һәм оешмалары үзләренә беркетелгән  һәм янәшәдәге территорияләрне җыештырачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International