Татарстан Росреестры төзүчеләрне актив рәвештә электрон хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра
Татарстан Росреестрында күпфатирлы торак йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзү мәсьәләләре буенча төзүчеләр белән түгәрәк өстәл узды. Әлеге тема буенча фикер алышуда Татарстанның 16 төзелеш компаниясе вәкилләре катнашты.
"Республикабызда үткәрелгән актив цифрлаштыру барышында без моңа комачаулаучы факторларны ачыклау һәм аларны оператив хәл итү өстендә даими эшлибез. Аерым алганда, без банклар белән тыгыз хезмәттәшлек итүнең уңышлы тәҗрибәсенә ия һәм алынган нәтиҗәләрне төзүчеләр белән эшләүгә кертергә телибез. Быелның беренче ике аенда өлешләп катнашу шартнамәләрен теркәүгә килгән гаризаларның 86% ы электрон рәвештә килде», - дип аңлатма бирде Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Киңәшмәдә төзелештә өлешле катнашу килешүләрен электрон теркәүнең төп өстенлекләре турында сөйләделәр.
Утырыш барышында шулай ук, 2020 елдан башлап төзүчеләр Росреестрга өлешчегә милек хокукын дәүләт теркәве турында физик һәм юридик затлардан ышаныч кәгазе булмаса гариза бирергә хокуклы, бу хокукларны теркәү процедурасын шактый гадиләштерә һәм административ киртәләрне киметә, дип искәрттеләр.
Түгәрәк өстәл кысаларында Росреестр вәкилләре шулай ук төзүчеләрнең игътибарын өлешле төзелештә катнашу турында килешүләрне дәүләт теркәвенә комачаулаучы иң киң таралган сәбәпләргә юнәлттеләр. Мәсәлән, төп хаталарның кайберләре дәүләт пошлинасын тулысынча түләмәү һәм сыйфатсыз документлар комплекты белән бәйле дип билгеләп үттеләр.
Мондый кимчелекләрне оператив рәвештә бетерү өчен Росреестр экспертлары Телеграм каналында чат-бот булдыру тәкъдиме белән чыгыш ясады, анда регистраторлар төзүчеләрнең туктату сәбәпләре турында мәгълүматны оператив тапшыра һәм аларны бетерү нәтиҗәсендә кире элемтә ала алыр иде.
Татарстан Росреестры белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә 2022 елда теркәлү срокларын шактый киметүгә ирешелде.