3 көн район мәдәният йорты сәхнәсендә Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Мамадыш районнарыннан 1200дән артык бала «Созвездие-Йолдызлык»XXIII еллык яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында катнашты.
Кичә Фестивальнең гала-концерты узды. Кунакларны һәм катнашучыларны сәхнәдән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов сәламләде. Район башлыгы Татарстан Республикасы Рәисенә Рөстәм Миңнехановка һәм фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка рәхмәт белдерде. Гала-концерт вакытында зона туры җиңүчеләренең исемнәре игълан ителде.
Мамадышлылар жюри хөкеменә «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс»номинацияләрендә 70 номер тәкъдим иттеләр.
Мамадыш районының яшь талантлары лаеклы чыгыш ясады һәм призлы урыннар яулады.
Күп хөрмәтле жюридан иң югары бәяләр алган Мамадыш артистлары Исемлеге.
I урын:
Вокал-соло 1 нче кече төркем Ясмин Галиев
Вокал-соло 1 нче кече төркем Карина Чуплина
Вокал-соло 2 нче кече төркем Гөлшат Гафарова
Вокал-соло урта төркем (кызлар) Валерия Полякова
Вокаль ансамбльләр урта төркем үрнәк вокаль ансамбль Эскиз
Хореография кече төркем хореография коллективы Каприз
Хореография урта төркем хореография коллективы Лаборатория
Хореография урта төркем хореография коллективы Каприз
Хореография өлкән төркем хореография коллективы Притяжение
II урын:
Вокал-соло 1 нче кече төркем Ариэль Аглиуллина,
Вокал-соло 2 нче кече төркем Эмиль Азимов,
Вокал-соло урта төркем (егетләр) Баграм Бикиев,
Вокал-соло урта төркем (кызлар) Лия Ермолаева,
"Вокал-соло" өлкән төркем-Ислам Абдуллин,
Вокал-соло өлкән төркем Лиана Лукманова
III урын:
"Конферанс" кече төркем – Әмир Галимов,
"Конферанс" урта төркем-Гөлшат Нигъмәтуллина,
Вокал-соло 2 нче кече төркем Зарина Назмиева,
Вокал-соло 2 нче кече төркем Амелина Аглиуллина,
Вокал-соло урта төркем (кызлар) Анастасия Войлиненко,
Вокаль ансамбльләр кече төркем вокаль ансамбль Квантики
Хореография урта төркем хореография коллективы Аллегро
Диана Ягудина, Язилә Шәрифуллина, Марк Ширинян «Җиңүгә теләк өчен» махсус призы белән бүләкләнделәр.
«Иҗади эзләнү өчен» махсус бүләге Галия Талипова, Евгения Байкеева, Ильяс Мулюковка бирелде.
«Иҗади илһам өчен» махсус призы белән «Радуга»хореография коллективы бүләкләнә.
"Халык традицияләрен саклаган өчен" махсус призына Зур Шиядән «Шонанпыл» хореография коллективы лаек булды.
Җиңүчеләр игълан ителгәннән соң катнашучылар «кояш дискотекасы»ның финал коллектив номерын башкардылар.
Фестиваль традицион рәвештә ТР Рәисенең патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.
Фоторепортаж: https://mamadysh.tatarstan.ru/press/foto.htm/photoreport/8730099.htm