Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә хәйрия мәҗлесе республика олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Евгений Алипов оештырды. 200дән артык балага сый-нигъмәтле өстәлләрне спорт учреждениесенең 1 катында әзерләгәннәр. Традиция күп еллар дәвамында бара - Алипов сәламләү мөрәҗәгатендә аны дуслык бәйрәме дип тә атады.