6 МЕҢНӘН АРТЫК ТАТАРСТАНЛЫ "ГАРАЖ АМНИСТИЯСЕННӘН" ФАЙДАЛАНГАН

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

“Гараж амнистиясе”  турындагы закон эшли башлаганнан бирле - 2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның 31 декабренә кадәр Татарстан Росреестры тарафыннан 6 199 объект теркәлгән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Росреестры элеккечә Россия Федерациясе субъектлары арасында лидерларның берсе булып тора.

2022 ел нәтиҗәләре буенча теркәлгән гараж билгеләнешендәге объектлар һәм алар астында урнашкан җир кишәрлекләре саны буенча Татарстанда Казан (1 313) һәм Яр Чаллы шәһәрләре, районнар арасында Әлмәт (1 179) һәм Чистай (602) районнары алдынгылар исәбендә. “Гараж амнистиясе” турындагы законда каралган кагыйдәләр буенча бер ел эчендә Татарстанда 2 943 җир кишәрлеге һәм 3 256 гараж билгеләнешендәге объект теркәлгән.

Җир кишәрлеген милеккә рәсмиләштерү өчен гражданнар җирле үзидарә органына гаражга ия булуны раслаучы теләсә кайсы документ һәм гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гади һәм үтемле итеп гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга булуы турында җентекле мәгълүмат Татарстан Росреестры сайтында урнаштырылган rosreestr.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International