Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклау буенча фактлар хәтта дөнья тарихында да юктыр. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Безнең районда да бу фаҗигале вакыйгаларның шаһитлары әле исән һәм шуларның берсе-Классен Валерий Иванович. Валерий Ивановичның тормышы сугыш һәм блокадалы Ленинградтан башлана. Ул 1941 елның 6 апрелендә туган, 22 июньдә сугыш башлана, ә 8 сентябрьдә шәһәр блокадасы башлана һәм 1942 елның март ахырында гына аларның гаиләсе эвакуацияләнә . Ул әле сабый булса да, гаиләсен ач үлемнән, коткарып кала. Аның абыйсы Владимир абыйның хатирәләреннән: "Мине кече энекәшем коткарды дип саныйм. Сугыш башланганда ул күкрәк баласы иде һәм аңа сөт ризыклары каралган иде. Әниебез бу ризыкларны икегә бүлә иде. Менә шул сөт ризыклары белән мин исән калдым да».
Бу Безнең Ватан тарихының иң фаҗигале һәм аянычлы вакыйгаларының берсе. Бу вакытта ачлыктан гына да 640 меңнән артык кеше үлә, дистәләрчә мең кеше артиллерия утларынаа һәм бомбардировкаларга эләгеп һәлак була. Блокадалы Ленинградта яшәүнең һәр көне тормыш өчен көрәш, Ленинград өчен көрәш була.
Ел саен Мамадышта шушы вакыйга истәлегенә тематик чаралар үткәрелә. Бүген туган якны өйрәнү музее янында Ленинград блокадасында яшәүчеләрнең каһарман батырлыгына багышланган "Блокадалы икмәк" дигән Бөтенроссия акциясе узды.
Моннан тыш, Ленинград блокадасында яшәүчеләрнең көнкүреше күргәзмәсе оештырылды: өстәл, мич, буржуйка, карават, керосин лампасы, кием һәм савыт-саба шкафы. Гөләндәм Гарәфетдин кызы кунакларга кешеләрнең ничек яшәгәннәрен, мичне ни белән якканнары турында сөйләде.
Фоторепортаж: https://mamadysh.tatarstan.ru/press/foto.htm/photoreport/8610279.htm