Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында катнашучылар районыбызга 21 медаль алып кайттылар

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

18 гыйнварда Мамадыш шәһәре коррекция интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче 16 спортчы Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында катнашу өчен Казанга юл тотты. Алар Татарстан Республикасы җыелма командасына составына кергән уенчылар. Снежана Баранова 22 гыйнварда уеннарның тантаналы ачылышы көнендә Олимпия уты факелын кабызу хөрмәтенә лаек булды.

Безнең егетләр спортның 8 төрендә команда данын яклады: чаңгы, карда йөрү җайланмасы (снегоступы), бадминтон, шорт-трек, фигуралы шуу, йөзү, волейбол, өстәл теннисы. Бүген алар үзләре белән 21 медаль алып кайттылар:

Чаңгы - 2 көмеш медаль;

карда йөрү җайланмасы (снегоступы)- 1 алтын һәм 1 бронза;

бадминтон - 1 алтын һәм 2 көмеш бүләкләр;

шорт трек-3 алтын, 3 көмеш һәм 1 бронза медаль;

фигуралы шуу-1 алтын һәм 1 көмеш;

йөзү - 1 көмеш;

өстәл теннисы-3 алтын һәм 1 көмеш.

Нәтиҗәдә Мамадыш спортчылары копилкасында 9 алтын, 10 көмеш һәм 2 бронза медаль.

Уңышлар сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International