Казан дәүләт аграр университеты белем бирү оешмалары укучыларын «Казан ДАУ – уңыш территориясе» һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашырга чакыра. «Казан дәүләт аграр университеты – уңыш территориясе» кысаларында түбәндәге проектлар тормышка ашырыла: - «Үзеңне тап» проекты - Мәктәп укучыларының «Татарстан фәне һәм яшьләре-киләчәккә бер адым» фәнни – гамәли конференциясе (1 нче кушымта), яшь уйлап табучыларның «Минем кече Ватаным» республика олимпиадасы (2 нче кушымта). - «БДИга әзерләнәбез» проекты-БДИга әзерлек һәм вузга керү имтиханнарына онлайн консультацияләр.
Бу чараларда катнашу укучылар өчен бушлай. Җиңүчеләр һәм призерлар Казан ДАУ дипломнары, шулай ук кыйммәтле призлар белән бүләкләнә. Тулырак русча вариантта таныша аласыз.