Йөзү-иң файдалы һәм гармонияле спорт төрләренең берсе. Шул ук вакытта күпләр бассейнга йөрергә курка, анда ниндидер «йогышлы авыруны»эләктерергә мөмкин, дип саный. Бу чыннан да шулаймы?

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Йөзү -, чыннан да, иң файдалы һәм гармонияле спорт төрләренең берсе. Шул ук вакытта күпләр бассейнга йөрергә курка, анда берәр "йогышлы чир " эләктерергә мөмкин, дип саныйлар. Бу чынлап та шулаймы? Бассейнга баруны ничек  максималь куркынычсыз итәргә соң?

 Төп кагыйдәләр

Барлык санитария-гигиена таләпләре үтәлә торган бассейнны сайлагыз, чөнки су төрле йогышлы авыруларны (бактерияләр һәм гөмбәләр) үрчетү өчен уңайлы мохит булып тора. Бассейнга вакытында һәм даими рәвештә хезмәт күрсәтү, чистарту һәм зарарсызландыру мөһим.

 - Су коену зонасына кергәнче һәм йөзгәннән соң душка керегез.

- Йөзгәндә үзегезнең коену башлыгын киегез.

- яланаяк йөрмәгез, тапочки киегез (йөзү өчен махсус аяк киеме) .

- Чишенү-киенү зонасында яки су коену зонасында эскәмиягә утырганчы, анда  сөлге җәегез.

- Хлорирланган су тирене, шул исәптән баш һәм чәч тиресен киптерә, шуңа күрә йөзгәннән соң да душка кереп чыгыгыз.

- Аякларны, бигрәк тә бармак араларын киптерү мөһим. Гөмбәгә каршы чаралар белән эшкәртергә мөмкин.

- коену костюмын яхшылап юарга һәм киптерергә кирәк.

Мәснәвиева Мәдинә Хәмит кызы - Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International