АРХИВ ДОКУМЕНТЛАРЫН АЛУ БУЕНЧА КАЙНАР ЛИНИЯ

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

26 гыйнварда Росреестр архив документларын алу мәсьәләләре буенча Бөтенроссия "кайнар линиясен" үткәрә. Татарстанлылар үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак.

Шалтыратулар 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Кайнар линиягә шалтыратып, сез белә аласыз:

Архивтан " соралмаган", "онытылган" документларны кайдан алырга була;

Хокук билгели торган документларның күчермәләрен, шулай ук җир төзелешен үткәрү нәтиҗәсендә алынган дәүләт фондыннан документларны ничек алырга;

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан һ. б. нинди мәгълүмат сорарга мөмкин?

Сезнең сорауларга Татарстан Росреестры һәм Роскадастрның ТР буенча филиалы экспертлары җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International