Районыбызда “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясе дәвам итә

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

               “Хәрбигә ярдәм ит” акциясе кысаларында мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү йөзеннән Мамадыш районы Кече Сон, Урта Сон авылында яшәүче хатын-кызлар йон носкилар бәйләделәр. Мәдәният йортында эшләп килүче «Оста куллар» берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр өч атна дәвамында бергәләпһәм теләп башкардылар алар бу эшне.      Барлыгы Кече Сонда 150 оекбаш, Урта Сонда 60 кием носки бәйләнде. Әлеге эштә ханымнар үзләренең тырыш, уңган, сабыр һәм бердәм икәнлекләрен күрсәтте. Күңел җылысын кушып бәйләнгән оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. “Бәйләгән оекбашларыбыз хәрбиләргә “Җиңү оекбашлары” булып барып ирешсен иде”, - диләр алар.

Шулай ук Мамадыш шәһәренең гуманитар үзәгендә "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" акциясе кысаларында "Кайгырту" үзәгеннән волонтерлар, район хатын-кызлар советы рәисе Юлия Аполонова җитәкчелегендәге район хатын-кызлар советы әгъзалары, политехника көллиятенең студент-волонтерлары белән берлектә, СВО зонасында хәрби хезмәткәрләр өчен окоп шәмнәре җитештерү оештырылды.

 Исегезгә төшерәбез, проект Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International